Сөю
Көчле шәфкать һәм шәхси бәйләнешне билгеләүче хисне сөю дип атыйлар.[1]
Сөюне куркынычлыкларга каршы тора алу һәм биологик төрнең дәвамын булдыру өчен кешеләрне бергә тотучы функциясен үтәүче исән калу инстинктның бер өлеше дип күреп була.[2]
Билгеләмәләр
“Сөю” сүзенең мәгънәләре бик төрле, бер-берсеннән кискен аерыла, контекстка бәйле. Татар телендә бу сүз ташыган төрле мәгънәләрне башка телләрдә төрле сүзләр белән билгеләү дә мөмкин; үрнәк буларак “сөюне” билгеләгән грек сүзләрнең (ингл.) күплеген китерергә була. Сөюнең нәрсә икәнен билгеләүгә тәэсир итүче мәдәни аермалар (ингл.) уртак билгеләмә бирүне аеруча авыр итә.[3]